(84364) 3 75 46, 3 75 49
422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Школьная, 1а

«Вахитов исемендәге» АХЖК кырларында бүгенге көндә кызу кыр эшләре: азык хәзерләү вакыты бара. Механизаторларыбыз көне-төнгә ялгап печән әзерләүгә, сенаж салуга төп көчләрен куялар. Соңгы вакытта көннәрнең явымлы булып торуы гына эшкә бераз тоткарлык ясады. Башка елларда инде бу вакытта печәнне әзерләп бетерә идек. Хуҗалыкның ике Макдон комбайнында Хисматуллин Камил һәм Галимуллин Камил күпъеллык улән егуда бик тырышып эшлиләр.

Көндәлек норманы ике тапкыр арттырып үтәп, яшь механизаторларга үрнәк күрсәтәләр. Афәрин егетләр!

Тимергалиев Рафыйк ягуар комбайны белән инде ничә еллар азык хәзерләүгә үзенең зур өлешен кертә. Хуҗалыкта бер эштән курыкмый торган батыр механизаторыбыз ул безнең. Җәен-көзен Ягуарда азык хәзерләүдә, кышын-язын комплекста тракторда эшли. Район буенча да беренчелекне бирми ул. Уңышлар сиңа, Рафыйк абый!

КамАЗ машинасы шофёры Игнатьев Александр сенаж ташуда да, печән ташуда да сынатмый. Кирәк икән - ерак юлга чыгып китә, кирәк икән - басуга җилдерә. Без эштән курыкмыйбыз - эш бездән куркып торсың дияргә ярата ул.

Рәсемдә (агроном Апаев Анатолий Данилович, уртада Филлипов Юлий, баш агроном Рахимуллин Насих Нотфуллович). Филлипов Юлий үзенең куәтле тракторы белән норманы 2,5-3 тапкыр арттырып эшләп, язгы чәчүне тиз арада төгәлләргә ярдәм итте. Хезмәттәшләре арасында ихтирамга, хөрмәткә лаек.

Агеева Галя Поршур авылы комплексында сыер савучы булып эшли. Аена бер сыердан 850 кг сөт сава.

Хазиева Сания һәм Галиуллина Татьяналарга Вахит авылы комплексында тинләр юк. Кызлар тырыш һәм унганнар, кайчан фермага килеп керсән дә, сыерлары чиста һәм тук.

Закирова Фурия бозаулар арасында тәрбияче апа кебек. Бозаулары янында нәни балалар кебек йөгереп кенә йөри. Эш стажымны шушы хуҗалыкта бозау караучы булып башладым, бүгенге көндә дә тормышымны бозауларымнан башка күз алдына китерә алмыйм ди Фурия ханым.

Агеева Антонина алдынгы бозау караучы. Эшен бик яратып башкара. Мәктәпне бетергәч тә фермага килдем, нык ияләштем бозауларга. Бер көн ял итсәм дә тизрәк ашкынып эшкә киләм. Коллективыбыз бик дус, тату эшлибез. Привесны нормадан арта, хезмәт хакы әйбәт, шулай булгач тагын ни кирәк ди Антонина.

Игушина Мария Поршур комплексында сыер савучы. Хезмәтемне яратып башкарам, эше - барның ашы бар ди ул. Хезмәт хакын вакытында алып барабыз, аена егерме меннән артык чыга. Эшләргә бөтен уңайлыклар бар, мин үзем күрше авылдан йөреп эшлим - эшкә автобус йөртә.